Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2020 ел ахырына Татарстанның барлык мәктәпләрендә югары тизлекле интернет булачак

Республикада Wi-Fi җиһазларын модернизацияләү планлаштырыла.

Татарстанның барлык мәктәпләрендә бу ел ахырына югары тизлекле интернет тоташтырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләр һәм иминлек бүлеге әйдәүче киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, агымдагы елның 31 декабренә кадәр республиканың 559 мәгариф оешмасы, ә бу 546 мәктәп һәм 13 көллият һәм техникум, җепселле-оптик элемтә технологияләре буенча интернетка тоташтырылачак.

«Бу “Санлы икътисад” милли программасының социаль әһәмиятле объектларын тоташтыру буенча федераль проект буенча эшләнәчәк», - дип сөйләде ул. Моннан тыш, 522 оешма, 499 мәктәпне һәм 23 урта һөнәри белем бирү учреждениесен дә кертеп, агымдагы елның 1 сентябренә кадәр интернетка, «Связьинвестнефтехим» АҖ инвестиция программасы хисабына, тоташтырылачак, дип билгеләп үтте Зиннәтуллин.

"Шул рәвешле, Россиядә беренче тапкыр субъектның барлык мәктәпләре интернетка югары тизлекле керә алачак", - дип ассызыклады ул.

Зиннәтуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителгән. Барлыгы 11 меңнән артык керү ноктасы урнаштырылган.

"Әлбәттә, Wi-Fi җиһазлары билгеләнгән вакыт узу белән алмаш таләп итә. Мондый эш республикада финанслау бүлеп бирелгән саен планлы рәвештә алып барыла. Мәктәпләрдә Wi-Fi җиһазларын модернизацияләү урта сроклы перспективада планлаштырыла ", - дип йомгаклады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X