4 мартка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

4 мартка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

4 мартта Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

 Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, аязганда -12˚, көндез -3..+1˚ градус. Юлларда бозлавык. 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2022 елның 4 мартында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Чаллыда болытлы һава көтелә,төнлә аязучан. Урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-9˚, аязган вакытта -12˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..-3˚. Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев