Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

48/20 йортында җимерелгән түшәм плитәләре демонтажланган

Хәзерге вакытта махсус сызымнар буенча яңа тимер-бетон конструкцияләр эшләнелә.

Алар 11 подъездда зыян күргәннәре урынына урнаштырылачак.
«Шулай ук без яңадан торгызу буенча соңгы сметаларны һәм проектларны көтәбез, алар буенча эшләр барачак», - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шартлаудан зыян күргән кешеләргә һәрьяклап ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Шулай, бәйрәмнәр алдыннан зыян күргән йортларда яшәүчеләргә шәһәрдән матди ярдәм түләнгән. 125 кеше 10шар мең сум акча алган.

«Бу бер миллионнан артык, - дип билгеләп үтте шәһәр хакиме. – Бу юнәлештә алга таба да эшләячәкбез. Барлык торгызу эшләрен башкарырга, тәрәзәләр урнаштырырга, обои ябыштырырга кирәк. Кешеләр өчен барлык шартлар да тудыру, шулай ук зыян күрүчеләр белән даими элемтәдә тору мөһим».

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига