Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

5 Чаллы егетен төркем белән көчләү буенча хөкем итәчәкләр 18+

Чаллылыларны төнге клубта бер кызны төркем белән көчләүләре өчен хөкем итәчәкләр.

Чаллыда яшәүче 5 егеткә карата җинаять эше төгәлләнде. Аларны шәһәрнең төнге клубларының берсендә төркем белән көчләүдә гаеплиләр. Бу хакта ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның март башында Чаллының төнге клубларының берсендә исерек ир-атлар кәеф-сафа корып утыралар, алар арасында оешма администраторы да була. Биредә алар бер кыз белән таныша һәм бәдрәфкә этеп кертәләр. Биредә егетләр аны чиратлап көчлиләр. Кыз җае чыгып кабинада бикләнә һәм бу хакта хокук сакчыларына хәбәр итә. Хәзер шикләнелүчеләр сак астында. Тикшерү җитәрлек дәлилләр җыйган һәм җинаять эшен карау өчен судка тапшырган. 

 

 

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев