Акция Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә.
60 яшьтән өлкән пассажирлар поездларда Россия буенча бер ай ташлама белән йөри ала. Акция 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Бу турыда Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.
Купе вагоннарына 50 процент ташлама - 29 һәм 30 сентябрьдә, шулай ук 1 октябрьдә гамәлдә булачак. Ул өстәмә хезмәтләргә кагылмый.
1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр акция буенча сәфәр кылырга мөмкин булачак.
Нет комментариев