Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

85 яшьек Мәрьям Хафизова: “Әткәй, мин килдем” - ФОТОЛАР, ВИДЕО

Бүген Хәтер һәм кайгы көне. Бу уңайдан Чаллының Ватан-Ана мемориалы янында митинг узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

“Күз алдына китерегез, көн белән төн тигезләшкән мәл. Алсу булып таң атып килә. Көтмәгәндә явыз дошман, беркемне дә аямый, туган җиребезгә бәреп керә. 1418 көн канкойгыч сугыш бара. 28 миллион ватандашыбыз җиңү өчен гомерләрен бирә. Чаллы ул чакта район тибында гына була. Шулай да аннан фронтка 14 меңләп солдат китә. Шуларның 5260ы яу кырында ятып кала. Геройларның исеме мәңгелек ут янәшәсендәге мемориалда уеп язылган. Аларның исеме мәңгелек! Без сезнең белән Җиңүчеләр буыны дәвамчылары. Дәһшәтле сугышта җиңү белән беррәттән көчле рухлы булып та кала алган буын дәвамчыларыбыз,”- диде чыгышында Наил Мәһдиев.

“Сугыш башланганда миңа 4 яшь иде. Әткәй мәктәп директоры булып эшләде. Бүгенгедәй истә, шушы мәйданнан сугышка китте ул. Җәяүләп Ватанны сакларга юлга чыгып китте. Шул киткәненән аны бүтән күрмәдем. Мәскәү янында яуда үлеп калды. Әткәйгә нибары 30 яшь иде. Әнкәй авырлы булып калды... Әлеге мемориалга әткәйнең каберенә килгән кебек киләм. Бүген дә тактада исемен табып, “әткәй, мин килдем” дип эндәштем,”- ди 85 яшьлек Мәрьям Хафизова. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев