Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

9 ноябрьдән Роспотребнадзор мәҗбүри вакцинация таләпләрен үтәү буенча предприятиеләрне тикшерә башлый

9 ноябрьдән вакцинаның беренче компоненты белән, ә 7 декабрьдән икенче компонент белән прививка ясатмаучылар, соңгы алты ай дәвамында авырган яки медицина күрсәтүе буенча вакцинация узудан азат ителгәннәрдән тыш, эштән туктатылырга тиеш.

Традицион аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта сәламәтлек саклау системасы киеренке режимда эшли, чөнки эпидситуация торышы өлешендә үзгәрешләр көтелми.  
«Ял көннәрендә, 4-7 нче ноябрьдә, поликлиникаларда чиратлар булмады, мөрәҗәгать итүчеләр саны сизелерлек кимеде», - дип билгеләде ул.
Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта барлык сәүдә, җәмәгать туклануы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, сәнәгать предприятиеләре, медицина оешмалары һәм мәгариф учреждениеләре тикшерелә. Ковидка каршы чараларны бозган өчен барлыгы 145 беркетмә төзелгән.
Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Беренче компонент белән 199 090 Чаллы кешесе, икенчесе белән - 131 732 кеше вакцинацияләнгән. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев билгеләп үткәнчә, шәһәр предприятиеләрендә күчмә бригадалар, шәһәрнең ике сәүдә үзәгендә мобиль бригадалар даими режимда эшли. Вакцина шәһәргә җитәрлек күләмдә кайта.
Өстәргә кирәк, ноябрь ахырында Татарстан Республикасында яңа чикләү чаралары кертеләчәк. Элегрәк кертелгән барлык чикләүләр дә эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр сакланачак.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоколад яна кызык роспотребнадзор продукт кибет магазин