Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аавиация династиясенең дәвамчысы “WorldSkills” ка әзерләнә

"WorldSkills" стандартлары буенча "Яшь белгечләр" республикакүләм эшче һөнәрләр чемпионаты башлануга санаулы көннәр калып бара. Исегезгә төшерәбез, чара 1-3 февраль көнне Казанда узачак. Анда 75 төрле компетенция буенча яшь белгечләр үзара көч сынашачаклар. Чарада барлыгы 1,5 меңләп кеше катнашыр, дип көтелә. Һөнәри осталыкларын сынаучылар арсында чаллылар да бар.

Мәсәлән, "Һава транспортында сервис" компетенциясы буенча "Бегишево" аэропортының белгече, авиация династиясенең дәвамчысы, авиация куркынычсызлыгы хезмәтен тикшерү буенча инспектор Владислав Москов катнаша.

-Мин кечкенәдән үк самолетларны яратып үстем. Балачагым да аэропортта үтте дисәм була. Әнием - Наталья Михайловна - аэропорта элемтә технигы. Әти - Радик Михайлович - авиатехник булып эшли. Мәскәү шәһәрендәге Кремль гаскәренең Преображенский полкында хезмәт итеп кайтканнан соң, аэропортка эшкә урнаштым. Чемпионатта катнашырга тәкъдим ясагач - рәхәтләнеп ризалаштым. Бу беренче минем шундый җитди бәйгедә катнашуым. Җиңү белән кайтыр өчен бар көчемне куячакмын, - дип бүлеште яшь белгеч.

Владислав "Бегишево" аэропортында 2016 елның җәеннән эшли. Ул аэропортка керүчеләрне, багажны тикшерә. Аэропорттагы куркынычсызлыкны тәэмин итә. Яшь белгеч булуына карамастан, җитәкчеләре аның тырышлыгын, осталыгын билгеләп үтәләр.

-Без кеше куркынычсызлыгы өчен җаваплыбыз. Шуңа да белгечләребез психологияне, кирәкле профессиональ күнекмәләрне, гамәлдәге кануннарны да яхшы белергә тиешләр. Владислав, яшь белгеч булуына карамастан, эштә үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Ул теорияне һәм практик күнекмәләрне дә белә. Чемпионатта аңа уңышлар телибез! - дип әйтте "Бегишево" аэропортының авиация куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Дмитрий Ратников.

Гомумән, "Бегишево" аэропортыннан "WorldSkills"та, Владислав Москов белән бергә тагын дүрт кеше катнашачак.

Бүгенге көндә "WorldSkills" 72 илдә, 16 яшьтән алып 25 яшьтәге белгечләр арасында, башта милли, соңыннан континеталь дәрәҗәләр буенча уздырылачак. 2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык халыкара бәйгесе Казанда көтелә.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев