Адилә – иң яхшы хэндлер (анонс)
Күптән түгел Казанда беренче тапкыр «Агро-волга – 2021» халыкара агросәнгать күргәзмәсе үтте. Аның кысаларында голштин-фриз токымлы мөгезле эре терлекләр конкурсы узды.
Күргәзмәгә кадәр республика хуҗалыкларында нәселле сыерлар, таналар һәм бозаулар сайлап алу этабы булды. Күргәзмәдә катнашкан 93 баш малны Венгриядән килгән халыкара эксперт Шебек Тамаш бәяләде.
Үзенчәлекле бәйгедә Тукай районының “Сәйдәшев” хуҗалыгыннан 15 яшьлек Адилә Солтанова үзе кулга ияләштергән бозавы белән катнашып, “Иң яхшы хэндлер” исеменә лаек дип табылды. Адилә Милка кушаматлы бозауны ничек кулга ияләштергән? Үзенчәлекле бәйгедән нинди хис-кичерешләр белән кайткан? Гомумән, ни өчен нәкъ менә Адилә барырга тиеш дип табылган? Бу турыда Айзирә Имамованың киләсе язмасында укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев