Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Агач эше мавыктыргыч, ясаган саен илһамланасың»

Андрей Тронин иске славян һәм скандинавия стилендә әйберләр ясарга ярата.

«Татэнерго» АҖ Чаллы ТЭЦының турбиналар цехы машинисты Андрей Тронин – коллективта хөрмәтле кешеләрнең берсе. Үз эшен җиренә җиткереп башкару өстенә ул предприятиенең иҗтимагый-мәдәни тормышында: спорт чараларында да, туристик слетларда, спартакиадаларда да актив катнаша. Бәйге, фестивальләрдә команда өчен рэп жанрында музыка яза, клиплар төшерә, агачтан төрле әйберләр ясый. 

«Минем төп һөнәрем физкультура сәламәтләндерү юнәлешендә иде. 11 ел спорт гимнастикасы белән шөгыльләндем. Хатынымның әти-әнисе ТЭЦка хезмәткәр кирәк дигәч, бирегә урнаштым. 2008 елда бишенче разрядлы машинист булып эшли башладым. Бүгенге көндә турбина цехында сигезенче разрядлы өлкән машинист вазифасын башкарам. Үз эшемне саперга тиңлим. Приборларның торышын тикшереп торам. Җиһазларның көйсезләнгәнен тавышларыннан аңлыйм», – ди ул. 

Югарыда телгә алганча, аның тагын бер күркәм шөгыле бар. Ул агачтан кисеп төрле әйберләр ясарга ярата. «Мина агачтан иске славян һәм скандинавия стилендә әйберләр ясау ошый. Ул – күпкырлы һәм могҗизалы шөгыль. Бизәкләр табу авыр, шуңа фантазияне җигеп эшләргә туры килә. Агач эше ул шундый мавыктыргыч, ясаган саен илһамланасың», – ди оста. 

Аның бу шөгыльгә тартылуы 2017 елда җир участогы алгач башланып киткән. Иске славян стилендәге йортның проектын Андрей үзе ясаган. Бүгенге көндә йортлары төзелеп беткән инде. Аны Андрейның тәкъдимнәрен истә тотып төзегәннәр. 

Йортны хуҗа бизәкле койма белән әйләндереп алган, ишегалдында кое, таган, беседка бар. Андрейның агачтан эшләнгән әйберләрен сәгатьләр буе карап була. Аларның һәркайсыннан ниндидер бер җылылык бөркелеп торган кебек. Мисалга, «Гаилә учагы» дип исемләнгән беседканы алыйк. Аны периметр буенча рун стилендә Трониннарның исемнәре язылган агач такталар бизи. Уртада камин тора. «Коймадагы агачларның шома булмаганын, төрле  структуралы булганын яратам», – ди язмам герое. 

Күпкырлы талант иясе Андрей Тронин турында тулырак «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев