Ул офтольмология үзәге бинасын ремонтлау барышын карады.
Чаллыда күз авырулары үзәген модернизацияләү тәмамланып килә. ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев 2нче шәһәр хастаханәсе базасындагы объектта эшләр барышы белән танышты.
Объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды, хәзер медицина җиһазларын көйләү эшләре бара. Икенче катта, 1300 кв мәйданда, консультация-диагностика бүлеге була. Бирегә заманча җиһазлар кайтарылды инде.
Беренче катта регистратура һәм беренчел диагностика бүлеге урнашкан. Икенче катта хирургия хезмәте, амбулатор операция һәм көндезге стационар эшләячәк. Беренче авырудларны якын арада кабул итәчәкләр.
Фотолар сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.
Нет комментариев