Пятачокта яшьлекне искә алдык
Яңалыклар тасмасы

Пятачокта яшьлекне искә алдык

Пятачокта оста баянчы, җитәкче Рөстәм Фәхриев белән сөйләшеп алдык.

«Бу юлы пятачок 29 комплекста - нәкъ без йөргән урында уза, яшьлекне искә төшереп урап китәргә булдым. Гармуннар күтәреп чыга идек. Армиягә киткәнче 78дә, 79да, 80дә, аннан армиядән кайткач та, йөрдем мин бу пятачокларга», –  дип уртаклашты ул.

Гармун моңы тулы йөрәк әле дә дөрләп яна - илдәге вәзгыятькә битараф кала алмый. «Ике йөзләп гармунчы тупланган ватсап төркемебез бар. Анда - Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән безнең кебек һәвәскәрләр. Алар арасыннан мөмкинлеге булган 30лап гармунчы белән республика буйлап 3 ел инде хәйрия концертлары куябыз. Бу хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Төркемебез «Кыңгыраулы гармун»  дип атала, ә концертларны «Йөрәктән йөрәккә» дип атадык».

Рөстәм абыйның гармунга мәхәббәте әйтеп бетергесез. Өендә 18 гармун - баян - тальяннардан торган коллекциясе генә дә күпне сөйли. Аңа бүгенге көндә дә гармун моңын йөрәктән йөрәккә  алып, мәрхәмәтлелек өләшкәне  өчен рәхмәт.  


«Шәһри Чаллы»дан-Пятачок

Нет комментариев