Әюповларның кызы нинди телдә дәресләр бирә?
«Алма агачыннан ерак төшми» дигән мәкаль Азиләгә туры килеп тора.
Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова тормыш иптәше Алабуга дәүләт музей-тыюлык хезмәткәре Илшат белән бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Азилә – Әюповларның гына түгел, татар милләтенең горурлыгы булып үсте. «Алма агачыннан ерак төшми» дигән мәкаль Азиләгә туры килеп тора. Ул әти-әнисе кебек милләтебезне, туган телне, татар мәдәниятен, тарихын хөрмәт итә.
«Минем әнием яшь чагында да, хәзер дә актив. Яшьрәк вакытында ул «Сабантуе гүзәле» бәйгесендә җиңгән иде. Хәзер лицей-интернат директоры һәм Шәһәр Советы депутаты булуы өстенә, «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасының Чаллы бүлеген җитәкли. Лицейда да, шәһәрдә дә төрле милли һәм хәйрия чаралары үткәрә. Аның активлыгы миңа да күчте. Үзем дә балалар бакчасында, мәктәптә төрле чараларда актив катнаштым. Россия күләм «Татар кызы» бәйгесендә җиңдем, – ди Азилә.
Ул Алмаз Нургалиевның «Җылак» дигән фильмында да уйнады әле. «Кечкенә генә рольне башкарсам да, Г. Камал театрының мәшһүр артисты Әзһәр Шакиров белән кинога төшү минем өчен зур вакыйга булды», – ди ул.
Азилә Әюпова әнисе кебек үк укытучы һөнәрен сайлаган. Ул балаларга испан телен онлайн өйрәтә. Буш вакытларында концерт-театрларга йөрергә ярата, башкаланың иҗтимагый-мәдәни тормышында катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев