Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алабугада бер яшьлек балада ВИЧ-инфекция табылган

Шулай ук ВИЧлы хатын-кызлар арасында өчесенең бала табуы теркәлгән, ди табиблар.

Алабугада бер яшьлек балада ВИЧ-инфекция табылган.Бу хакта ВИЧ-инфекция белән көрәш ведомствоара комиссиясе утырышында әйттеләр.

“Узган ел Алабугада бер яшьлек балада диспансеризация вакытында ВИЧ-инфекция табылды. Шулай ук ВИЧлы хатын-кызлар арасында өчесенең бала табуы теркәлгән”, - дип билгеләп үтте табиб-эпидемиолог Наталья Ларина.

Бүгенге көндә Алабугада диспансер исәбендә186 ВИЧ-инфекцияле авыру бар. Аларның күбесе авыруны җенси юл белән йоктырган.

Табиблар сүзләренчә, ВИЧ-инфекцияле авырулар саны арта бара. Узган ел 35 очрак булса, бу 2016 елдагыдан 2,5 тапкыр артыграк булган дигән сүз. Бер ел эчендә шундый 8 кеше үлгән.

Авыл җирлегендә дә шундый авырулы кешеләр очрый. 35 очракның бишесе - район халкы арасыннан. Авыруларның яшенә күз салсак, 30дан 50 яшькә кадәргеләр. ВИЧле авыру ир-атлар 74 процентны тәшкил итә.

Бүгенге көндә үзәк район хастаханәсенең тире-венерология диспансерында аноним рәвештә ВИЧка тикшерү узарга була. Анализ нәтиҗәләре 5 көннән белеп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев