Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алдынгыларга – дәүләт бүләкләре

Чыгыш ясаучылар – шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев коронавирус эпидемиясе вакытында халыкка медицина ярдәме күрсәткән табиб, шәфкать туташларына рәхмәт әйттеләр.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә фидакарь хезмәт итүчеләргә шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. 5нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насретдинов – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, 4нче шифаханәнең баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина –  «Татарстан республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» билгесе, 5нче хастаханәнең 9нчы шифаханә буенча баш табиб урынбасары Альберт Хәбибуллин башкарма комитетның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев