Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алинә Заһитова шедевр ясарга әзерләнә

Традиция буларак, һәр сезон алдыннан фигуралы шуу осталары контроль чыгышлар ясый

Россиянең әйдәп баручы фигурачылары быел да тамашачыларга һәм тренерларга яңа программаларын күрсәттеләр.
Пхёнчхан җиңүчесе Алинә Заһитова яңа сезон программасы өчен «Өрәк операсы» мюзиклыннан өзекне сайлап алган. Үзенең чыгышыннан Алинә канәгать, ә менә ирекле чыгышы бөтенләй үк барып чыкмаган. Ул моны дулкынлануы һәм басымның бик югары булуы белән аңлата. Аның әйтүенчә, яңа сезонны Олимпия чемпионы статусында башлау күпкә катлаулырак һәм җаваплырак. Сикерү остасы буларак, тамашачы һәм белгечләр аңардан бу өлкәдә югары күрсәткечләр өмет итә. Әмма беренче чыгыштагы ике тапкыр егылу аларны бераз сагайткан. Тренерлар фикеренчә, Алинә инде хәзер зур, аңа зур программалар сайлау вакыты килеп җиткән, шунлыктан быел «Кармен»ны сайлап алганнар. Татьяна Тарасова Алинәнең чыгышына уңай бәя биргән, шууын яхшырту буенча киңәшләрен дә әйткән.

Җанатарлар, Заһитова турында: «Шомартып бетергәч, бу программадан шедевр булачак!» – дип хуплаганнар.

​​​​​​​
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев