Конкурска гаризалар кабул итү төгәлләнә.
Татарстанда яшь журналистлар өчен оештырыла торган “Алтын каләм” бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә. Бу эшне 31нче январьгә кадәр башкарырга кирәк. Чарада катнашучыларның яше -14 яшьтән алып 24 яшькәчә. Быел бәйгедә ике яңа номинация өстәлде. Егетләр һәм кызлар иң яхшы югары һәм урта уку йортларының студентлар матбугат үзәге исеме өчен көч сынаша алачак. Җиңүчеләргә 1 миллион сумлык сертификат тапшырылачак, аны матбугат үзәген үстерүгә тотарга мөмкин.
Нет комментариев