Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана сөтеннән кофе саталар

Бер стаканы - 650 сум.

Пермьдә бер стаканы 650 сумнан ана сөте салынган кофе сата башлаганнар. Эшмәкәр Максим Кобелевның кофе сату урынына тугыз хатын-кыз ана сөте китереп тора икән. Сөт өчен аларга 1000 сум бирелә. Көн саен 5 литрлап сөт җыела.

«Мондый эчемлекнең тәме үзенчәлекле. Аны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Бу бик туклыклы сөт бит», – дип сөйләгән эшмәкәр. «Ана сөте кирәклеге турындагы игъланны социаль челтәрләр аша таптым. Минем сөтем күп. Бала болай да туя. Һәм мин: «Нигә әле акча эшләмәскә?» – дип уйладым, – ди яшь әни Анастасия Анфалова.

Эшмәкәр исә сөт алып килүче әниләрнең барысы да сәламәт, моны медицина белешмәләре раслый дип сөйли. «Кофе бәясе кыйммәт. Ана сөтеннән ясалган эчемлекне арзан сатып булмый. Әлегә көненә 45-50 стакан шундый кофе сатабыз. Ел ахырына 1000 стакан ана сөте салынган кофе сатарга планлаштырабыз», – дип сөйләгән Максим Кобелев.

Пермьлеләр бу хәбәргә төрлечә җавап биргәннәр: «Уау!»дан алып «Фу! Косасыны китерде!» кебек фикерләр булган. «Бу шаяру, шулай бит?», «Кызык инде бу!», «Бу җирәнгеч түгелме соң?», «Коточкыч бу!», «Роспотребнадзор нәрсә карый, алар кафе эшен туктата да аладыр бит!» – дип язган шәһәр халкы социаль челтәрләрдә таралган видеоролик астына.

Бу хәлгә җирлек депутаты Олег Постников та битараф кала алмаган һәм үзенең фикерен әйткән. Ул моның законлы булуына да шик белдергән.
– Кызык, ә бу хатын-кыз сөтеннән кофе ясау өчен ГОСТ бармы? Һәм туры килү турындагы сертификатны сорап буламы? Әйтик, үзенең сөтен тапшырган яшь әни авырый, ди. Чирләсә дә сөт тапшырып йөрсә... Мондый әниләр үзмәшгульләр кебек теркәлү узганнармы? Аларның сөтенә салым салынамы, шулай ук сөт продукциясенә куела торган QR-коды бармы? Сораулар җаваплардан күбрәк... Роспотребнадзор һәм салым хезмәте нәрсә дияр?! Юристларга да бу эшне тикшерергә кирәк, – дип язган үзенең телеграм-каналында депутат. 

Пермь крае буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр таралганнан соң тикшерү эшен башлаган.
– Ана сөте азык-төлек продукты түгел. Аның товар әйләнеше азык-төлекне саклау, ташу һәм сату шартларын билгеләүче техник регламентлар таләпләренә туры килми. Шуңа да күкрәк сөтен азык-төлек итеп сату тыела, – дип хәбәр иткәннәр Роспотребнадзор идарәсе белгечләре.

Роспотребнадзор тикшерү башлагач, кафе хуҗасы Максим Кобелев эчемлекләргә күкрәк сөте кушмавын әйтә, үзенчәлекле ингредиентны куллану турында хәбәр бары тик шаярту иде һәм PR өчен генә таратылды, ди.

– Чынлыкта исә күкрәк сөте белән кофе әзерләмәдек һәм сатмадык, – дип ышандыра эшмәкәр. 
Әмма, Максим Кобелев сүзләренчә, мондый PR кафелар челтәрендә клиентлар санын арттырырга бер дә ярдәм итмәгән. Аларның саны элеккеге дәрәҗәдә калган.

Сораштыру
«Ана сөтеннән кофе эчәр идегезме?»   
Рамазан Галиев, төзүче: 
– Бу сорауны әйтеп бетермәдегез, инде косасы килә башлады! Нинди галәмәт инде бу! Моны кабул да итмим, уйлыйсым да килми. Акча дип әллә нәрсәләр эшләргә риза кеше. Ул аналарны әйтер идем – баладан калганын саталар, имеш. Шул сөтне сатып алган кешеләрен күр. Ахырзаман диярсең. Кит!
Әлфия Имамиева, аш-су остасы: 
– Мин өч бала үстердем. Чыннан да, сөтем бик күп кала иде. Мин дә артыгын сатар идем. Ә нигә?! Кешегә дә файда, үзең дә акча эшлисең. Нәрсәсе бар инде аның! Үземнең мондый сөтне эчеп караганым бар, чыннан да, үзенчәлекле тәмгә ия ул! 
Гөлназ Петрова, бьюти-мастер: 
– Дөресен генә әйткәндә, белмим. Үзем алыр идем микән? Яисә танышларым шундый кофе яратабыз дисәләр, мин нәрсә уйлар идем... Авыр сорау бу. Нәрсәгә соң ул андый кофе гомумән? Кофе сату урыннарында болай да ассортимент киң бит. Нинди генә кофе юк! Монысы арттырып җибәргән шикелле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана бала