Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аракы аптекада сатыла башламагае...

Кембридж университеты вәкилләре алкогольне закон дәрәҗәсендә наркотик дип тануны таләп итә.

Алар спиртлы эчемлекләр героиннан куркынычрак һәм алардан тыелган матдәләр кулланучыларга караганда күпкә артыграк кеше һәлак була, дип раслый. Галимнәр алкоголь кыйммәт торган һәм сатып алу чикләнгән илләр күп күрсәткечләр буенча уңышлы яши дип белдерә.

Августта алкогольнең планетада кешеләр үлеменең төп сәбәбе булуы турында статистика басылган иде. Ел саен спиртлы эчемлекләр кулланудан 2,8 миллион кеше үлә. Тикшеренүчеләр, ниһаять, эре алкоголь компанияләре мәнфәгатен алга сөрүдән туктап, спиртлы эчемлекләрне рецепт белән бирә башларга тәкъдим итә.

 

https://kiziltan.ru/zhizn/14456-araky-aptekada-satyla-bashlamagae.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев