Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ашарга бирегез, зинһар!"

Уфада яшәүче 85 яшьлек хатын җитди проблема белән очрашкан. Эчкече оныклары, бәхетсез әбине акчасыз калдырып, карчыкның бөтен пенсиясен тартып ала. Калин районында яшәүче ялгыз пенсионер ханымга кибет янында басып торырга һәм узып баручылардан азык-төлек сатып алуын сорарга туры килә

Әбинең сәламәтлеге белән проблемалары көчле: озак ятканлыктан тәне бозылган, ә бәдрәфкә пенсионер хатын бармый, үз хаҗәтен шунда гына башкара. Кайчагында әбинең сүзе аңлаешсыз, әмма табиблар аны сәламәт дип тапкан, шуңа күрә аны дәваханәгә салмыйлар. Башкортстан Башлыгы каршындагы гадәттән тыш хәлләр комитеты вәкиле Эльза Мәүлимшина хәбәр иткәнчә, битараф булмаган күршеләр ялгыз карчыкка ярдәм итәргә тели, әмма бер генә инстанция дә проблемага игътибар итми.  

Бүген әби сәгатьләр буе кибет янында тора, үзенә нинди дә булса ризык сатып алырга куша. Биредә яшәүчеләрне күпкатлы йортның беренче подъездында ис проблемасы борчый.   Уфалылар полициягә дә, башка ведомстволарга да мөрәҗәгать иткән, әмма әлегә бернинди нәтиҗә дә юк. Күршеләренә булдыра алганча пенсионерга ярдәм итәргә туры килә. 

 

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев