Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә кадрлар кытлыгы кайчан хәл ителәчәк?

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сорауга җавап бирде.

Чаллыга ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде. Максаты - 13 яшьлек Софья Трунованың Кыш Бабайга сорап язган теләген үтәү. Журналистлар белән аралашканда ул ны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.  

Шәһәрдә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә кадрлар кытлыгы проблемасы кискен тора. Исегезгә төшерәбез, көз көне бер-бер артлы ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарын йөртүчеләр эшеннән киттеләр. Моннан укыгыз. 

"Кадрлар кытлыгы хәл ителә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләрнең хезмәт хаклары күтәрелде. Бригадаларда табибларга кытлык күзәтелә. Чит шәһәрләргә эшләргә киткән табиблар кире кайтырлар дип ышанабыз. Аларның китү сәбәпләре дә машина йөртүчеләр җитмәве аркасында иде. Пациентларга бара алмыйлар иде. Хәзер хәл яхшырак. Кадрлар дефицитын хәл итү өчен алга таба билгеле бер программалар кулланылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев