Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәм машиналарын кем йөртер? Шофёрлар эшеннән китә

Аларны хезмәт хакы канәгатьләндерми.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарын йөртүчеләр эшеннән китә. Әлеге проблема аеруча Чаллыда, Алабугада һәм Казанда кискен тора. 

"Алар оборона предприятиеләренә китә. Анда хезмәт хакы югарырак - 120 мең сумга җитә", -  ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова. 

Бүгенге көндә Чаллыда 36 машина урынына 17 ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы хезмәт күрсәтә. Бу бригаданың эше бермә-бер арта дигән сүз. Бер бригада сменасында 25 кешегә медицина ярдәме күрсәтә.  

Бүгенге көндә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр 69 мең сум ала. Финанслар министры урынбасары Гела Герасимова хезмәт хакын 18 мең сумга күтәрәчәкләрен белдерде. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев