Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Асылташ» үзәге директоры вафат

Аңа 52 яшь иде.

52 яшьлек Татьяна Грачева кинәт вафат булган. Ул балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты директоры иде. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул җәйге ялда булган. Кан басымы белән интеккән ханым бакчасында ял иткән. Хәле кинәт начарлангач, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табибларын чакырганнар. Әмма Татьяна Грачева алар килгәнче вафат булган. «Асылташ»та бер елга якын гына эшләсә дә, аны хезмәттәшләре акыллы, зирәк, тормышны яратучы җитәкче дип бәяләделәр. «Аны югалту безгә авыр, бик иртә китте», – диләр.

Башкарма комитетта Татьяна Грачеваның тромб аркасында үлгән булуы мөмкин диделәр.

Җитәкчене иртәгә соңгы юлга озаталар. Хушлашу мерәсиме Боровецк чиркәвендә 9 сәгать 30 минутта башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига хәвеф-хәтәр