Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ата-аналар БДИ тапшырачак

«Имтиханнарга әзерләнгәндә гаилә әгъзаларының да таяныч булуы мөһим», - ди белгечләр.

13 мартта Татарстанда әти-әниләр рус теленнән БДИ тапшырып карый алачак. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза тутырырга кирәк. “Чаллыда әлегә имтиханнарның кайда үтәсе тәгаенләнмәмгән. Бу хакта төгәл мәгълүмат булу белән рәсми сайтыбызда һәм Вконтакте социаль челтәрендә хәбәр итәрбез”, - дип белдерделәр безгә шәһәрнең мәгариф идарәсендә. 
 
БДИга әзерләнгәндә, чыгарылыш сыйныф укучыларына белем генә түгел, психологик яктан әзерлек тә кирәк. Һәм монда якыннарның да таяныч булуы мөһим. Моны күздә тотып, Рособрнадзор инде җиденче ел рәттән әти-әниләр өчен имтиханнар уздыра. Аларга җиде бирем эшләргә һәм кыскача инша язарга туры киләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф