Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атаклы “КАМАЗ-Мастер” – җиңүче

“Ефәк юлы -2021” халыкара ралли-марафонының соңгы, бишенче этабы тәмамланды.

Әлеге ярышларның бер өлеше Монголия территориясендә үтәргә тиеш иде. Ләкин бубной чума һәм коронавирус пандемияләре аркасында маршрутны кыскартырга туры килгән. Соңгы этапта финишка белорусь спортчысы Сергей Вязович килсә дә, гомуми исәп буенча “КАМАЗ-Мастер” командасының Дмитрий Сотников экипажы раллида җиңде. Сотников әлеге ярышта К5 двигательле яңа “КАМАЗ”ны сынады.
Сергей Вязович (“МАЗ-СПОРТавто”) – икенче, Антон Шибалов (“КАМАЗ-Мастер”) – өченче, Эдуард Николаев (“КАМАЗ-Мастер”) - дүртенче, Айрат Мәрдиев (“КАМАЗ-Мастер”) – бишенче, Сергей Куприянов (“КАМАЗ-Мастер”) – җиденче, Андрей Каргинов (“КАМАЗ-Мастер”) –тугызынчы, Богдан Кәримов (“КАМАЗ-Мастер”) унберенче урында.
Дмитрий Сотников яңа “КАМАЗ-435091” машинасында үзенең спорт карьерасында өченче тапкыр җиңү яулады. Бу - аның штурманы Руслан Әхмәдиевнең – икенче, механигы Илгиз Әхмәтҗановның беренче җиңүе. “Безгә команданың берничә ай көне-төне эшләвен акларга насыйп булды. Шуңа күрә бу - команда, җанатрлар һәм машина төзүчеләргә зур бүләк. К5 двигательле яңа машина “КАМАЗ-мастер” өчен сынау булды. Ярышлар барышында машина бер тапкыр да техник кыенлыклар күрсәтмәде”, - диде “Ефәк юлы- 2021” раллие чемпионы Дмитрий Сотников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз-мастер