Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җавапсыз мәхәббәт

Бик яратты шул аны Инзилә. Бик яратты…

Салкын бер кыш көне иде. Авылга кунак кызы кайтты. Кичен Инзилә ике туган сеңлесе белән клубка дискотекага чыгып китте. Авылга кунак кызы кайтса, бөтен кешенең күзе анда була бит инде. Инзилә дә ул кичне игътибар үзәгендә булды. Авыл яшьләре кызны бик кызыксынып күзәтте. Чибәр иде шул Инзилә. Куе кара чәчләр, зифа буй... Егетләр кызыксынып карасалар, кызлар көнләшеп күзәтте.

Инзилә горур гына атлап алар яныннан үтеп китте. Шулчак әкрен бию башланды. Егетләр кызларны биюгә чакырды. Әмма Инзилә янына килүче булмады. Аның моңа исе китмәде, ул сеңлесе белән сөйләшеп утырды. Әмма шулчак янына бер егет килеп, кызны биюгә чакырды. Инзилә каршы килмәде. Бию барышында яшьләр танышып та өлгерде. Егет Айдар исемле булып чыкты, шушы ук авылныкы.

Клубтан Айдар Инзиләне озатып кайтты. Капка төбендә бераз сөйләшеп тә тордылар. Егет кызның кайнар иреннәреннән үбеп, кабат авылга кунакка кайтуын үтенеп, кайтып китте. Инзиләнең йөрәге дөп-дөп тибә иде. Ул ниндидер дулкынландыргыч та, шул ук вакытта ләззәтле дә хисләр кичерде.
Икенче көнне авылдан киткәндә дә әлеге хисләр үтмәгән иде әле. Машина тәрәзәсеннән томырылып-томырылып артка карады кыз. Аның ярты йөрәге Айдар янында калган кебек булды.

Көннәр үтә торды, әмма Инзиләнең бөтен уе гел Айдар турында иде. Айдар исә карап торышка гади генә авыл егете. Буе да Инзиләнеке кебек кенә, озын түгел. Күзлекле. Артык кыюга да ошамаган. Ничек кенә булмасын, Инзилә, үзе дә аңламастан, кайнар мәхәббәт хисләрендә йөзде. Бөтен уе гел Айдар хакында булды. 11 сыйныфны тәмамласа да укуын да уйламады, кулыннан бөтен эш төште. Көн саен егет белән очрашу хакында гына хыялланды. Ләкин аралар якын түгел иде шул, көн дә күрешеп булмый иде. Айдар да шәһәрдә укый, авылга ялларда гына кайта иде.

Көннәр үтә торды. 8 март бәйрәме якынлашты. Инзиләләр бәйрәмгә туганнарына бардылар. Кыз кич җиткәнен зур түземсезлек белән көтте. Чөнки ул бүген Айдар белән очрашырга тиеш иде.
Инзилә сеңлесеннән Айдар хакында сораштырды, аның йөргән кызы юклыгын да белгәч, түбәсе күккә тиде!
Кич җитте. Инзилә сеңлесе белән клубка киттеләр. Анда кыз дүрт күз белән яшьләр арасыннан Айдарны юллады. Егет күренмәде. Инзиләнең тәмам күңеле төште. Ничек инде алай? Ни өчен Айдар юк?

Кыз мәхәббәт ялкынында янды. Беренче тапкыр ул шундый хисләр кичерә, дулкынландыргыч та, куркыныч та кебек. Әллә ничек шунда.
Ярым караңгы клуб эчендә таныш шәүлә күренде... Инзиләнең йөрәге тагын да ныграк тибә башлады. Ул! Ул килде. Кызны кочып алып, хәлен сорашты, кайнар иреннәре белән кызның алсу битеннән үбеп алды. Бу мизгелдә Инзилә күкнең җиденче катында оча иде!
Күңелле кич бер мизгелдә узып та китте. Айдар Инзиләне озатып куйды. Яшьләр авыл киченең тынлыгына чумып, бер-берсенә сыенып озак кына басып тордылар. Аерылышасылары бер дә килми иде аларның. Берничә атнадан тагын очрашырга дип, аерылышты алар.
Берничә атна сизелми дә үтеп китте. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында Инзиләләр кунакка авылга кайта алмады. Кыз эченнән генә янды, көйде. Аның Айдарны бик күрәсе килә иде. Сагынган иде ул аны. Нишлисең, тормыш без дигәнчә генә бармый шул…

Инзилә борчу-сагышларын басар өчен, сеңлесе белән хат язышты. Айдар хакында сорады. Сеңлесе хатта клубта Айдарны күрүен, аннан Инзилә хакында сорашуын, Инзиләнең авылга кайта алмавын белгәч, клубта урындыкларны тибеп очыруын бәйнә-бәйнә язган иде. Инзилә сөенеп куйды. Димәк, Айдар аны көткән, ул аңа битараф түгел!  

Айлар үтте. Инзилә мәктәпне тәмамлап, үзләреннән ерак булмаган шәһәргә университетка укырга керде. Айдарны исә армия сафларына алдылар. Инзиләнең уе һаман гел егеттә булды. Ул бит аны армиягә да озата алмады. Кайсы шәһәрдә хезмәт иткәнен дә белмәде. Янды-көйде Инзилә.
Тулай торакта бергә яшәгән дус кызы белән эч серләрен уртаклашты кыз. Зөлфия дә,  мәхәббәт утында янган кеше буларак, кызны аңлады, аңа ничек та булса ярдәм итәргә теләде.

Көннәрдән беркөнне Зөлфия танышлары аша Айдар хезмәт иткән частьның адресын табып, Инзиләгә китерде. Кызның шатлыгы эченә сыймады!  Укудан кайту белән ул сөйгәненә хат язды. Эчкерсез хисләрен яшереп тормыйча, кыз бәйнә-бәйнә хат юлларында тезде. Китте хат....
Айлар үтте... Еллар да үтте. Айдардан бернинди җавап та килмәде. Кыз җавапсыз мәхәббәтен көтеп саргайды, сагыш утында янды. Аһ, никадәр авыр икән ул җавапсыз мәхәббәт... Сеңлесе дә Айдарны онытырга кушты. Янәсе, яраткан булса, ул аңа хат язар иде.

Армиядән дә хезмәт итеп кайтты Айдар, әмма Инзилә белән ничек тә булса күрешергә ашыкмады.
Инзилә бердәнбер көнне Айдарны онытырга кирәк дигән карарга килде. Горур иде кыз. Барысын да салкын акыл белән уйлады. «Мин аңа кирәкмим икән, үземне битәрләргә тиеш түгел! Егетләр бетмәгән! Очратырмын әле яхшысын», – дип бик каты уйланды ул.
Дистә еллар узды...  Айдар башкага өйләнеп, читкә китте. Балалары туды.  Инзилә генә кияүгә чыкмады. Артыннан йөрүчеләр дә күп булды. Тик күңеленә якын кешене очрата алмады ул.  Яшьлегендәге саф хисле мәхәббәтен оныта алмады. Җавапсыз мәхәббәтен... 

Энҗе Магадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев