Автокалада «Мин татарча сөйләшәм» фестивале уздырылды - ФОТОРЕПОРТАЖ
23 апрель көнне, икенче ел рәттән Чаллы татар драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узды.
Быел ул тел темасына багышланды. Монда төрле чаралар — коворкингта тел лабораториясе һәм балалар мәйданчыгы, экспозиция мәйданчыгында qot күргәзмәсе һәм маркет, кече залда татар киносын күрсәтү һәм татарча караоке һәм Театр паркында урам экскурсияләре уздырылды.
Әйтик, бер мәйданчыкта агач эшләнмәләре буенча мастер-класс үтте. Ә кайберләрендә оештыручылар катнашучыларга татарча шигырьләрдән рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Моннан тыш Хәмзә Шәриптән ачык лекция дә үткәрелде. Ул «Нигә Сальвадор Дали һәм Пикассо балалар кебек рәсем ясый?» темасына чыгыш ясады.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясен оештыручылар җыелган балалар белән бер сәгать эчендә татарча экспресс-спектакль дә куйдылар. Ә соңыннан исә Рамилә Китабова татар әкиятләренә күзәтү ясады.
Кичкә таба барлык катнашучылар өчен "Юха" исемле татар киносы күрсәтелде. Аннары исә барлык татар яшьләре рәхәтләнеп татарча-караокеда татарча җырлар башкардылар.
Альберт Бариев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев