Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Автор башкаручы Флүрә Талипова: «Кисәк кенә кайтырга туры килде»

Җырчы тормышында моңсу хәл булган.

Чаллыда яшәп актив иҗат итүче Флүрә Талипова нәфис сүз остасы Фаиз Майдуллин белән татарстан һәм Башкортостан авылларында иң күп концерт куючы җырчы. Ул гел юлда. Гастрольләрдә бушаган арада яңа җырлар яза, яңа күлмәкләр тектерә, клип төшерә. Әнисен тәрбияли. 

Бу атнада ял көннәрендә ул туган якларында булып килде. 

«Кисәк кенә туган якларга кайтырга туры килде әле. Улларымның әтисе вафат булды. Аны соңгы юлга озаттык. Әниебез дә кайтты. Салават районы Лаклы авылындагы туган йортыбызга кердек. Ишегалдындагы чүп үләннәрен чаптык. Мин чалгы белән әни урак белән урды. 4 нче сыйныфта укыганда кулга чалгы ала башлаган идек. Шуннан бирле чабабыз инде. Командир әниебез безне беркайчан да тик тотмады», – ди ул.

Флүрә түтәлләр дә казыган. Аз-маз әйберләр дә утыртканнар. 

Әниләре башта Чаллыга кире килмәкче дә булган.

– Икенче көнне: «Мин өемдә калам, көзгә кайтып алырсыз», – диде. Исән-сау торсын. Җәй көне үз өендә рәхәт аңа. Якындагы гына апам яши. Ул аңа ярдәм итә, – ди җырчы.

Хәзер Флүрә Талипова Сабантуйларда чыгыш ясарга әзерләнә. 

Фото шәхси архивтан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнесс Флүрә Талипова