Автозавод районы башлыгы Винер Харисов - яңа вазифада
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районы башлыгы Винер Харисов - яңа вазифада

Эшлекле киңәшмәдә билгеле булды.

Автозавод районы башлыгы Винер Харисовны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары итеп билгеләделәр. Ул мәгариф, социаль яклау, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт мәсьәләләре буенча эшләячәк. 

- Винер Хәмитович армия сафларында хезмәт иткәч, Чаллыга кайткан. Шәһәрдә инде 36 ел буе яши. Тәҗрибәле. Озак еллар безнең белән эшли. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез. Сезгә уңышлар телибез, – диде Наил Мәһдиев. 

Винер Харисов тумышы белән Башкотстаннан. Алабуга дәүләт педагогик институтны тәмамлаган. Хезмәт юлын 76нчы һөнәри-техник училищеда укыту мастерыннан башлый. Шәһәр хакимиятенә 2000 елда килә. Мәгариф идарәсенең милли мәгариф һәм тәрбия бүлеген җитәкли. 2019 елда Автозавод районында башлыгы итеп билгеләнә. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев