Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның икенче улларының исеме билгеле
Шоу-бизнес

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның икенче улларының исеме билгеле

Бу хакта социаль челтәрләреннән билгеле булды.

 Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның икенче тапкыр әти-әни булулары турында язган идек. 
Шушы көннәрдә Алия нәни улы белән өйләренә кайтты. Аларны әти-әниләре, туганнары каршы алды. 

Инде хәзрәтне чакырып балага исем дә куштылар. 

«Улыбызга исем куштык. Алим улыбызга да исемне Рамил хәзрәт Юныс кушкан иде. Икенче улыбызның исеме – Төхвәтуллин Райан Ришатович», – диде  Алия үзенең сәхифәсендә.

Сабыйлар бәхетле гаиләдә сәламәт булып үссеннәр.

Фото Алия Карачуринаның социаль челтәрдәге битеннән алынды.
 


Ришат Тухватуллин Алия Карачурина бала тудыру

Нет комментариев