Яңалыклар тасмасы

Зөләйха Минһаҗева җырларын туплап яңа китап чыгарды

“Кемгә ошый, шул җырласын!”

Зөләйха Минһаҗеваның “Кулларымда күгәрчен” дип аталган яңа китабы 282 битлек. Анда бит санынча җыр сүзләре урнаштырылган. Тиражы 200 данә генә. Автор аны китапханәләргә, “Рәхмәт” китап кибетенә тараткан, хәзер Казанда да сорыйлар. Китапның редакторы Роза Хәмидуллина.

“50 яшемә Ринат Гобәйдуллин 100 җырдан торган кассета чыгарган иде, шуннан бирле җырларымны туплаган юк иде. Китапта төрле җырлар урын алды. Кемдер кайчандыр көй язган да, хәзер онытылганы да, бүгенге көндә популяр булганы да, кайберләренә берничә төрле көй язылганы да бар. Һәркем үзенчә күрә, язсыннар! Аларның берсе дә беркемгә дә сатылмаган. Китап композиторлар, җырчылар өчен дә яхшы. “Карале, шушы сүзләре ошады, шундый мәгънәле җырны башкарыр идем” дигән чаклар була бит. Темалар да төрле, мин тормышны яратам, җырларым да үзем шикелле! ”, дип сөйләде китап авторы Зөләйха Минһаҗева.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев