"Минем яраткан шәһәрем" бәйгесе

Дөньядагы иң кечкенә мәчет – Чаллыда

Эшем буенча чәчәк үстерүче ишегалларын төшереп йөргәндә юлыктым мин бу мәчеткә.

 Аллы-гөлле чәчәкләр уртасында 4 манаралы нур чәчеп утыручы бу мәчет мине таң калдырды.

«Карале, башкалабыздагы Кол-Шәриф мәчетенең кечкенәсе түгелме соң?» – дип уйлап куйдым.

Шул арада яныма кызу-кызу атлап ачык йөзле бер ханым килеп җитте. Бактың исә, ул - бу мәчетнең хуҗабикәсе Әлфия ханым икән.

Биеклеге – 10 метр, гомуми мәйданы 25 квадрат булган, берничә кеше генә сыйдырышлы бу мәчетне Әлфия ханымның әтисе Мисбах Ибраһим улы Гыймалетдинов төзеткән.

Мисбах бабай тумышы белән Нурлат районының Зирекле авылыннан. Ул 1925 елның 10 мартында дөньяга килә. Аның әтисе Ибраһим да мулла була. Мисбах бабай 6 яшендә әнисез кала. Әтисе дүрт улын һәм бер кызын ялгызы үстерә. Егет 1944 елда17 яшендә сугышка китә. Суслонгер янындагы хәрби гарнизонга эләгә. Бик күп михнәтләр күрә. Өстәге киемнәре теткәләнеп бетә, аяк киеменең табанын чыбыклар белән беркетәләр. Мондый авыр шартларга бик күпләр түзә алмый. Ачлыктан алҗанып, салкын тиеп үлүчеләр бик күп була. Землянкада яшиләр, җире юеш, салкын була. Фронтка эләккәч инде тимер юл станциясендә кайнар ботка бирәләр ,яңа кием өләшәләр. Мисбах абыйны разведкага билгелиләр. Сугышның кайнар ноктасына эләгеп ул аягын яралый. Шуннан соң аны танкист итеп куялар. Алар танк белән Берлинга ук барып җитәләр. 1945 елның 28 апрелендә көчле бәрелештә танкларына снаряд тиеп яна башлыйлар. Мисбах абый шул вакытта көчле контузия алып госпитальгә эләгә. Җиңү көнен дә ул госптальдә каршы ала. Сугыштан соң бер ел узгач кына туган ягына кайта.

Мисбах абый I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, аңа Г. Жуков исемендәге рәхмәт хатлары да тапшырылган.

Алар тормыш иптәше Миңсара апа белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Мисбах абый башта авылда машина йөртүче булып эшли. 42 яше тулгач, Казан дәүләт Педагогика институтына укырга керә. Укып бетергәч, авыл мәктәбендә балаларга география фәненнән белем бирә. Ул тынгысыз, тәвәккәл була, укучылары өчен ерак араларга экскурсияләр оештыра... Кызы Әлфия апа да әтисе юлыннан китә – балаларга география укыта.

Гыймалетдиновлар гаиләсе 1990 елларда Чаллыга күченеп килә. Мисбах бабай Чаллыда ветераннар советы рәисе була. Матур гына яшәп яткан вакытта тормышында зур сынауга юлыга: аның күзләре күрми башлый.

Шул вакытта ул: «И, газиз Аллаһы Тәгаләм! Күзләрем күрә башласа, мәчет төзетер идем!» – дип дога кыла. Чабаксарда ике күзенә дә операция ясата. Бәхеткә, операция бик уңышлы булып чыга, Мисбах бабай вафат булганчыга кадәр күзлексез укый, яза ала. 

Мәчетне ул үзе яшәгән өй каршында, 39нчы мәхәлләдә сала. Элек бу урында балалар бакчасы була. Аңа бу җирне алу бик җиңел генә бирелми . Шулай да, нияте көчле булу сәбәпле, 2000 елда кечкенә мәчетнең нигез ташы салына. Мәчет төзелешендә җирле халык, предприятие, оешма җитәкчеләре дә ярдәм итә. Мисбах абый, умартачылык белән дә шөгыльләнеп, җыйган акчасына хаҗ кылырга ниятләгән була. Аннары ул акчаны да, авылдагы барлык мал-туар, йорт-җирен сатып, тормыш иптәше белән икесенең пенсия акчаларын да мәчет төзүгә тота. Мисбах бабайның ике кызы, бер улы да ярдәм итеп торалар. Изге эше өчендер, Ходай аны ярдәменнән ташламый. Кая барып, кемгә генә мөрәҗәгать итсә дә, Мисбах абыйга ишекләр һәрвкыт ачык була.

Мисбах абый мәчет төзелешенә булышлык күрсәтүчеләрне зур хөрмәт, рәхмәт сүзләре белән искә ала торган була. Мәчет 1552 елда Явыз Иванга каршы көрәштә, 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Чечняда шәһит киткәннәр истәлегенә багышлана. Иман йорты 2003 елның 15 октябрь аенда тантаналы төстә ачыла. Нәкь менә бу көнне ачылуы да тарих белән бәйле: берничә гасыр элек бу көнне  татарның соңгы дәүләте юкка чыгарыла.

Мәчетне ачу танатанасына бик күп кешеләр килә, эчен күреп чыгу өчен озын чиратка басалар, чөнки мәчеткә 8-10 кеше генә сыя. Мәчетнең эче зур түгел. Анда 10 лап кына кеше намаз укый ала.

Мисбах бабайның җәмәгате, Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Саҗидә апа, бу мәчеттә балаларга, пенсия яшендәгеләргә дин сабаклары бирә. Мәчетнең эчке бизәлеше гаҗәеп. Урамда да шаккатмалы – ишегалдын Мисбах бабай исән вакытта утырткан кедр агачлары, аллы-гөлле чәчәкләр бизи.

Мисбах Ибраһим улы 2020 елның 19 ноябрендә 94 яшендә бакыйлыкка күчә. Әлфия апа әтисен аралашучан, сүзгә тапкыр, юмарт, һәркемне игьтибар белән тыңлый белүче, дөрес киңәшләр бирүче кеше буларак искә ала.

«Әти–әниебез бик көчле рухлы кешеләр иде. Безнең күңелләргә дә иман орлыклары салды алар», – ди.. 

Мисбах Ибраһим улы башка мәчетләр төзелешенә дә үз өлешен керткән, кайда нинди мәчет янган, кайсына башка төрле ярдәм кирәк – гел булышып торган.

«Аллаһка шөкер, әтиебез бик акыллы кеше иде. Квартира, мәчетне өч баласына язып калдырды. Мәчет  эшләрен Әлфия алып барыр, дип, миңа тапшырды. Апа белән абый мәчетне тулысынча миңа бүләк иттеләр», – ди Әлфия ханым.

Мисбах хәзрәтнең эш бүлмәсе ул яшәгән вакыттагы кебек саклана. Анда аның язу өстәле, төрле-төрле китаплары, дәреслекләр, киеп йөргән чалма-чапаннары эленеп тора. Әйтерсең Мисбах хәзрәт монда, каядыр чыгып кына киткән.

Мәчет – шәһәр күрке генә түгел, илдә дә танылган. Гиннесның рекордлар китабына дөньядагы иң кечкенә мәчет буларак кертелгән.

«Мәчет ишекләре һәркемгә һәм һәрвакыт ачык. Шәһәрдәшләребез генә түгел, кайткан кунаклар да мәчетне үз итәләр, яраталар», – ди Әлфия ханым.

Әлфия апа үзе Казанда яшәсә дә күп вакытын Чаллыда үткәрә. Узган җәйне электрика челтәрләрен яңарткан, су һәм канализация керттергән, ике тәрзәсен алыштырткан. 

«Шулай алга таба уйларым тормышка ашып бара инде, Аллаһыга шөкер. Мәчет янындагы 39/10 йортында яшәүчеләргә аерым рәхмәтлемен. Гел булышып, хәлемне белеп торалар. Кирәк булганда машиналары белән илтеп куялар. Барлык Чаллы халкына рәхмәтлемен, әтиемнең мәчетенә яратып йөриләр. Әтием үзе дә Чаллы халкын ярата иде!» – ди Әлфия ханым.

Әлфия апаның теләге – әтисе салган мәчетне яшәтү, анда азан тавышларын яңарту, намаз укучыларны күрү.

Әлфия апа сөнечле яңалыгы белән уртаклашты. Әле берничә көн элек кенә мәчеттә яшь пар никах укыткан. Бик тә шушы мәчеттә укытасылары килгән. «Бәхетле булсыннар Раббым!» – дип, ихлас теләкләрен җиткерде Әлфия апа.

Яшь буынны тәрбияләүдә, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда мәчетләрнең, мәдрәсәләрнең роле бик зур. Шушы матур мәчеттә намаз укып, күп еллар дәвамында Ходай Тәгалә кушканны үтәргә  насыйп булсын!

Айсылу Бикмөхәммәтова
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин вә тормыш

Нет комментариев