Шəhри Чаллы

Авыл мәктәпләре өчен тренерлар әзерли башлыйлар

Яңа укыту программасын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Идел буе спорт һәм туризм академиясендә, авыл мәктәпләрендә эшләү өчен, күп профильле тренер-укытучылар әзерли башлыйлар. Бу хакта уку йортының ректор вазыйфаларын башкаручы Рафис Борханов хәбәр итте.

“Әлеге башлангычыбызны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Агымдагы уку елыннан без, махсус авыл мәктәпләрендә белем бирү өчен, 50 белгеч әзерләячәкбез. Бер үк укытучы ОБЖ фәнен дә укытачак, физкультура дәресен дә алып барачак һәм спорт секциясе кысаларында шөгыльләнүләр дә үткәрәчәк. Шулай ук, өлкән яшьтәгеләр өчен дәвалау физкультурасы буенча күнегүләр дә уздырачак”, - дип белдерде Борханов. Бу хакта тулырак sntat.ru сайтыннан укып белә аласыз. Әңгәмәнең телевизион версиясен  “Татарстан 24” каналында шимбә 18 сәг. 30 та һәм якшәмбе 13 сәг. 30 минутта карый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: