Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ай тотылган төндә» драмасы Чаллы театры репертуарына керә

Чаллы татар драма театрының иҗат төркеме премьера әзерли: Фаил Ибраһимов совет әдәбияты классигы Мостай Кәрим әсәре буенча «Ай тотылган төндә» драмасын куя. Яңа спектакльнең иҗат төркеменә шулай ук рәссам, РФ һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композитор, атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, балетмейстер Нурбәк Батуллиннар керде. Рольләрне РФ атказанган...

Чаллы татар драма театрының иҗат төркеме премьера әзерли: Фаил Ибраһимов совет әдәбияты классигы Мостай Кәрим әсәре буенча «Ай тотылган төндә» драмасын куя.

Яңа спектакльнең иҗат төркеменә шулай ук рәссам, РФ һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композитор, атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, балетмейстер Нурбәк Батуллиннар керде. Рольләрне РФ атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Шиһапова, Илфат Әскәров, Рәфыйк Каюмов, Рафиль Сәгъдулиннар белән берлектә труппаны бу сезон башында гына тулыландырган яшь артистлар Руслан Әюпов, Дастан Бабаханов, Зөлфия Гыйльметдинова һәм Зөлфия Галиуллиналар башкара.

Шунысын да искәртик, Мостай Кәримнең бу әсәре буенча 1978 елда нәфис фильм төшерелгән иде, моңардан тыш берничә спектакль дә чыкты. Әйтик, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры гына да өч спектакль чыгарды. 1965 елда бу әсәр режиссер Ширияздан Сарымсаков тарафыннан куелды, 1988 елда аңа Лек Вәлиев мөрәҗәгать итте, ә 2013 елда Рамил Гәрәев Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова катнашында моноспектакль чыгарды.

Чаллы татар драма театрында әзерләнгән спектакльнең премьералары 25 һәм 26 февральгә билгеләнгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев