Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аяз – милли җанлы малай

«Адымнар» полилингваль гимназиясенең 6нчы сыйныф укучысы Аяз Әскәров – шәһәребезнең сәләтле балаларының берсе. Язучы, драматург Аяз Гыйләҗев исемен йөрткәнгәдер инде, ул кечкенәдән татар шигъриятенә, нәфис сүзгә гашыйк. Башта балалар бакчасында шигырьләр сөйләп тыңлаучыларны сокландырды. Аннары 33нче мәктәпкә укырга кергәч, җиңү арты җиңү яулады. Портфолиосындагы диплом һәм мактау грамоталары, рәхмәт хатлары бик күп аның.

– Улыбызның уңышларында  башлангыч сыйныф укытучысы Фәүзия Сибгатуллинаның роле бик зур. Ул беренче сыйныфка укырга кергәч үк, Аязның шигырь сөйләргә һәвәслеген күреп алды һәм төрле бәйгеләрдә катнаштыра башлады.  Үзе әзерләде,  бәйгеләргә алып барды. Улыбыз моннан берничә ел элек «Татар малае» бәйгесендә җиңде. Аннары мәктәпләрендәге төрле бәйгеләрдә катнашучыларга булышып йөрде, чөнки җиңгән кеше бәйгеләрдә ел саен катнаша алмый. Быел ул янәдән «Татар малае» бәйгесенең җиңүчесе булды, – ди Татарстанның атказанган артисты Чулпан Садыйкова улы белән горурланып.
Бәйгеләрдә җиңү өчен шигырь сөйләү генә җитми. Төрле яклап талантлы булырга кирәк. Шуның өчен Аяз 4 ел бию түгәрәгенә йөргән. Әскәровлар гаиләсе, баланың буш вакытын файдалы итеп уздырырга кирәк дип саный. Шунлыктан алар  улларын шахмат, йөзү, картинг, тхэквандо, футболга йөрткәннәр. Болар барысы да тормышта кирәкле нәрсәләр. Хәзер Аяз диңгездә балык сыман оста йөзә, шахмат серләрен белә. Картингка йөрүе  исә киләчәктә машина йөртү таныклыгы алганда ярдәм итәчәк. 
Аяз – милләтен, туган телен бик ярата. 5нче сыйныфтан соң ул 2нче гимназиягә укырга керергә җыенган булган.  Казандагы «Адымнар» гимназиясенең видеосын күргән дә, шундый мәктәптә укыйсы килү теләге туган. Гел «5»ле билгеләренә генә укыган малай, сынауларны уңышлы үтеп, «Адымнар»га кабул ителгән.

«Яңа мәктәптә уку авыр, шуңа күрә улыбыздан барлык фәннәрдән гел «5»ле алуны таләп итмибез. Ләкин ул тырышып укый, ирешелгән уңышларыннан чигенәсе килми. Аның хәтере бик яхшы. Шигырьләрне ярты сәгать эчендә ятлый, мәсәлләрне тиз арада чишә», – ди Чулпан. Аязны шигырьләр сөйләргә әтисе – Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров өйрәтә. Өй эшләрен әнисе контрольдә тота. 
Язмам герое яңа мәктәптә түгәрәкләргә йөрүне киметкән, шулай да бассейнга йөрергә җыена. Татар теле, әдәбияты, тарих, биология, география, инглиз теле – яраткан фәннәре. 
Каникул вакытларында әтисенең туган авылы Саба районы Кибәче авылына кайтырга ярата. Әтисе белән хуҗалыктагы эшләрне бергә эшлиләр. «Әтигә төрле эштә булышам, бергә көтү көтәбез. Эшләп арыгач, яхшы итеп ашыйбыз да, дуслар белән уйнарга чыгам»,– ди ул. 
Аяз артистлар гаиләсендә туып-үссә дә, сәнгать юлыннан китәргә җыенмый. Аның фикеренчә, гастрольләргә йөрү, гел текстлар өйрәнү  бер дә җиңел түгел. Вакыты булганда театрга баргалый. Әтисенең «Брежнев. Шәһәр. Нокта»,  ә әнисенең «Кызым кияүгә чыга» спектакльләрендәге ролен аеруча ярата. 


Аяз аш-суга оста. Еш кына ул әти-әнисен тәмле ризыклар, хәтта тортлар да пешереп, эштән каршы ала. «Рецептлар интернет тулы, теләгең булса, әллә нинди тәмле ризыклар пешереп була», – ди ул. 
Аязның апасы гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Каникулларда Мәскәүгә барып, кечкенә кызлары – Алинә һәм Алисә белән уйный ул. 
«Илебез башкаласы бик матур булса да, мәктәпне тәмамлагач, Казанга барырмын, мөгаен. Чөнки мин татар телен, Татарстанны, әти-әниемне, Рушания һәм Гөлсирә әбиемнәрне, туганнарымны, дусларымны бик яратам. Алар минем һәр уңышым өчен сөенәләр,  әти-әниемнең таләпчән, гадел һәм ярдәмчел булулары миңа укуда да, җәмәгать эшендә дә ярдәм итә. Мин сәләтемне үстереп, шәһәркүләмендә таныткан өчен беренче укытучым Фәүзия Нәҗиповнага рәхмәтле», - ди Аяз Әскәров. Ана телендә матур итеп сөйләшүче,  милләтен яратучы шундый балалар булуы татарның киләчәгенә өмет тудыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәләтле балалар