Айгөл – иң яхшы футболчы
Чаллының “Төзүче” командасы футболчылары 2010-2011 елгы кызлар арасында футбол буенча “Күн туп-2021” Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады. Футбол ир-егетләр уены булса да, аны кызлар да ярата. Финалга 16 команда чыккан иде.
Алар арасында “Төзүче” командасы иң җитезе, иң остасы булып чыкты. Безнең кызлар бер уенда да җиңелмәде. Команданың җиңүендә уенчы Айгөл Хәйретдинованың өлеше зур. Ул ярышларның иң яхшы уенчысы дип табылды һәм махсус бүләккә лаек булды.
Ул үзенең тәэсирләре белән безнең белән уртаклашты. “Күпләр кызларны көннәрен тегү тегеп, ашарга пешереп, бизәнеп үтәргә тиеш, дип уйлый. Ә мин футбол яратам. Телевизордан карарга түгел, ә уйнарга! Гаиләмдә мине аңлыйлар, күнекмәләрдән кайткач, хәлләремне, уңышларымны сорашалар.
Тик малайлар аңламый. Футбол мәйданчыгына килсәм, тизрәк миннән котылырга тырышалар. Алар футболны чын ир-атлар уены дип саный. Бервакыт малайлар белән бәхәсләшеп, аларга үземнең футбол уйный белүемне исбатларга булдым. Өчәүләп бер капкага уйный башладык. Менә берсен уздым, икенчесен алдап урап үттем... Һәм капкага беренче тупны, аннары калганнарын керттем...
Кызлар футбол уйный белә ул! Сер итеп кенә әйтәм, тормыш-көнкүреш хәлләрендә дә кызлар еш кына малайлардан акыллырак һәм зиһенлерәк булып чыга”, - диде.
Айгөлгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев