Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала чак янып үлмәгән

Кичә кичке 6 тирәсендә Чаллыда күпкатлы йорттагы фатирда янгын чыккан дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Ун катлы йортның алтынчы катындагы өч бүлмәле фатирда җиһазлар һәм бүлмә эче янган. Янгын 8 квадрат метрга таралган. Янгын вакытында фатирда 7 яшьлек бала булган....

Кичә кичке 6 тирәсендә Чаллыда күпкатлы йорттагы фатирда янгын чыккан дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ун катлы йортның алтынчы катындагы өч бүлмәле фатирда җиһазлар һәм бүлмә эче янган. Янгын 8 квадрат метрга таралган.

Янгын вакытында фатирда 7 яшьлек бала булган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче баланы әтисе алып чыккан.

Бала сөрем исенә агуланган, аны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Якынча мәгълүматлар буенча янгын көнкүреш электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев