Балалар азан әйтте
Яңалыклар тасмасы

Балалар азан әйтте

Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә якшәмбе дәресләренә йөрүче балалар арасында азан әйтү бәйгесе узды. Беренче урынны 8 яшьлек Самат Галимуллин яулады. Аңа Коръән бүләк ителде. Икенче һәм өченче урыннарга бертуганнар - 9 яшьлек Данил һәм 6 яшьлек Данис Киселевлар лаек булдылар. Аларга намазлык һәм дини эчтәлектә бизәлгән кружка тапшырылды. Калган катнашучыларга...

Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә якшәмбе дәресләренә йөрүче балалар арасында азан әйтү бәйгесе узды. Беренче урынны 8 яшьлек Самат Галимуллин яулады. Аңа Коръән бүләк ителде. Икенче һәм өченче урыннарга бертуганнар - 9 яшьлек Данил һәм 6 яшьлек Данис Киселевлар лаек булдылар. Аларга намазлык һәм дини эчтәлектә бизәлгән кружка тапшырылды. Калган катнашучыларга исле майлар, ручкалар, китапчыклар таратылды.


Нет комментариев