Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар бакчаларын судка бирәләр

«Гринта» нигә шулай эшли?

Татарстанның тарифлар буенча республика комитетының Чаллыда узган утырышында «Гринта» компаниясенең генераль директоры Светлана Ярлыченко  бюджет оешмаларын судка бирүләрен аңлатты.

– Күпләрегез «Гринта»ның балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне судка бирүе турында беләдер инде. Монда башка юл юк, – диде Ярлыченко. –  Чөнки хәзер закон базасында кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Барсын да кануннарга туры китерү һәм финанслар министрлыгы районнарга, шәһәрләргә тиешле акча бирсен өчен шулай эшләргә кирәк.

Мәгълүм булганча, «Гринта» компаниясе Чаллыда һәм Татарстанның 23 районында каты чүп чыгару белән шөгыльләнә. Кайбер районнарның бу эш өчен бурычы 186 млн сумга җиткән. Ярлыченко, әйтүенчә Чаллы компаниянең бурычлылар исемлегендә юк. Алабуганың бурычы – 12 млн, Түбән Каманыкы –24 млн,  Мамадышныкы – 4 млн, Әлмәтнеке – 11,5 млн, Тукай районыныкы – 2 млн,  Менделеевск районыныкы 1,5 млн сум.

«Гринта» бурычлы район-шәһәрләрне судка бирә. 37,3 млрд сум бурычны кайтару өчен 8,5 меңнән артык эш судка җибәрелгән инде.

Быел «Гринта» Мамадыш, Актаныш, Нурлат һәм Әгерҗе районнарында чүп бушату станцияләре төзи башлый. Ә Чаллы өчен компания капкачлы 2091 контейнер сатып алган. Киләсе атнада аларны идарә итү компанияләренә бирәчәкләр.

Фото: nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бурыч бюджет оешмалары Гринта