Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар өчен спорт чарасы үтәчәк

21 февраль көнне 40/11 адресы буенча урнашкан "Вега" хоккей кортында сәгать 16:00 да "Ледовые забавы" дип исемләнгән спорт чарасы үтәчәк. Анда Үзәк районының яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче балалар көч сынашачак. Чара актив спорт рәвешен пропагандалау һәм торган урын буенча балалар өчен күңел ачу чараларын оештыру максаты белән үткәрелә.

Аны Яр Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең Яшьләр белән эшләү бүлеге, Үзәк районының администрациясы һәм "Подросток" яшүсмерләр һәм яшьләр клубы оештыра. Спорт чарасында 12-13 яшьлек балалар катнашыр дип көтелә. Җиңүчеләр һәм катнашучыларга бүләкләр дә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев