Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар көндезге лагерьда Коръән өйрәнә

Чаллының "Тәүбә" мәчетендә Коръән ят лаучыбалалар өчен айлык лагерь бара. Аңа 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 16 ир бала җәлеп ителде. Мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев болай ди: "Иң яхшы укучыларны җыю һәм ай буена җүз ярым Коръән ятлату бурычын куйган идек. Кемдер бу максатка иреште, кемдер ирешә алмады. Кайсыберләре...

Чаллының "Тәүбә" мәчетендә Коръән ят лаучыбалалар өчен айлык лагерь бара. Аңа 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 16 ир бала җәлеп ителде. Мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев болай ди: "Иң яхшы укучыларны җыю һәм ай буена җүз ярым Коръән ятлату бурычын куйган идек. Кемдер бу максатка иреште, кемдер ирешә алмады. Кайсыберләре бер җүз, икенчеләр ярты җүз ятладылар. Гомумән алганда, бик уңышлы булды. Коръән ятлау дәресләреннән тыш, балалар футбол уйнадылар, Камада көймәдә йөзделәр, су коендылар, экскурсияләргә чыктылар, тәмле ашлар ашадылар. Балалар бик канәгать, әлхәмделилләһ."

Коръән ятлаучылар лагере 10 августка кадәр дәвам итә. Бу смена тәмамлангач мәчеттә 14 августта мөселман балалары өчен чираттагы лагерь ачыла. Ул быелгы җәйге сезонда сан ягыннан караганда өченчесе булачак һәм атна дәвамында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев