Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балыкчылар боз өстендә агып киткән

Кичә кич Яр Чаллының 10 балыкчысы баләгә юлыга. Алар Түбән Кама ГЭСының түбәнге өлешендә ярдан 300 метр ераклыкта балык тотып утырганда боз кителә башлый. Балыкчыларның берничәсе боз ярыклары зурайганчы ярга чыгарга өлгерә. Әммә, өч кеше боз өстендә агып китә. Бу хәл чама белән 18.00 сәгатьләр тирәсендә була. Балыкчылар 112 номерына...

Кичә кич Яр Чаллының 10 балыкчысы баләгә юлыга. Алар Түбән Кама ГЭСының түбәнге өлешендә ярдан 300 метр ераклыкта балык тотып утырганда боз кителә башлый. Балыкчыларның берничәсе боз ярыклары зурайганчы ярга чыгарга өлгерә. Әммә, өч кеше боз өстендә агып китә. Бу хәл чама белән 18.00 сәгатьләр тирәсендә була. Балыкчылар 112 номерына шалтыратып коткаручыларны чакырталар.Тиз арада полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җитә. Бозда "сәяхәтче"ләрне Чулман ярыннан 700 метр ераклыктан тбып алып коткаралар.Хәзер әлеге вакыйга буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев