Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкортостанда балаларның Корбан бәйрәмендә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсен интернет аша тавыш бирү хәл итәчәк

Быел Корбан гаете җомга көнгә туры килә һәм 2017 елның 31 августында - пәнҗешәмбе - эш көне бер сәгатькә кыскара. Шулай итеп, Башкортостанда Корбан бәйрәме уңаеннан 1,2 һәм 3 сентябрьдә ял итәләр. РФ Хезмәт кодексының 120 статьясы нигезендә, ел саен бирелә торган - төп һәм өстәмә түләүле ял алганда, эш...

Быел Корбан гаете җомга көнгә туры килә һәм 2017 елның 31 августында - пәнҗешәмбе - эш көне бер сәгатькә кыскара.

Шулай итеп, Башкортостанда Корбан бәйрәме уңаеннан 1,2 һәм 3 сентябрьдә ял итәләр.

РФ Хезмәт кодексының 120 статьясы нигезендә, ел саен бирелә торган - төп һәм өстәмә түләүле ял алганда, эш көне булмаган бәйрәм көн - Корбан гаете календарь көнәр исәбенә керми, дип хәбәр итәләр төбәкнең Хезмәт министрлыгында.

Башкортстанда 1 сентябрьдә мәктәпкә баралармы соң? Эш шунда ки Корбан гаете быел Белем көнелән бер көнгә туры килә. Һәм эш көне булмаган бәйрәм көне санала."ВКонтакте" социаль төркемендә Уфа шәһәре хакимиятенең рәсми төркемендә без тавыш бирүне башлап җибәрдек. Шәһәр кешеләре Белем көнендә мәктәпләрдә тантаналы линейкаларның кайсы көнне узачагын сайларга тиеш", - дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

"Вконтакте" социаль төркемендә Уфа шәһәре хакимиятенең рәсми төркемендә без тавыш бирүгә карата комментарийда Уфа мәктәпләрендә белем көненә багышланган тантаналы линейкаларның кайчан узачагын сайлап алырга тәкъдим ителә. 1, 2 һәм 4 нче сентябрь көннәре тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев