Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БАШЛАНГАН ЭШ – БЕТКӘН ЭШ: ЛАЙФХАКЛАР

Продуктивлыкны арттыру өчен 23 лайфхак тәкъдим итәбез әле сезгә бүген.

  1. Эшеңне булдыр алган кадәр тизрәк эшли башла. Башланган эш – беткән эш, дип юкка гына әйтмиләр. Күпмдер өлеше эшләнгән эшне дәвам итү җиңелрәк.
  2. Эшне өлешләргә бүл. Аны кисәкләп, әмма шул кисәккә бар күңелеңне биреп эшләсәң, ул сыйфатлырак булыр һәм тизрәк барыр.
  3. Бер эшне эшләгәндә башкаларына бүленми тор. Энергияңне төп эшкә сарыф ит.
  4. Зарланма. “Мин моны эшли алмыйм”, “берни дә килеп чыкмаячак”, дип “елап” йөргәнче башта эшләп кара.
  5. Онытма: камиллеккә чикләр юк. Төп макстаың эшне камил итеп үтәү булса, эшләрең мәңге бетмәячәк.
  6. Һәр сәгать ярым саен 20 минут ял итеп ал. Болай эшләгәндә продуктивлыгың 16%ка артыр.
  7. Озак вакыт дәвамында эшләгәннән соң 10 сәгать ял кирәк. Шул вакытта 8%ка яхшырак эшли башларсың.
  8. Эш урыныңны матур итеп көйлә. Җылы, матур урында эшләргә дә рәхәт, ул эш тизрәк тә бара.
  9. Йоклап ал. Көндез 10-30 минут йоклап алу яхшы.
  10. Иртәрәк уян. Тикшернүләр күрсәткәнчә, иң яхшы җитәкчеләр эш көннәрен иртәнге 6 дан да соңрак башламый.
  11. Оффлайн бул. Интернет – продуктивлыкны “үтерүчеләр”.
  12. Эшлисе эшләреңнең исемлеген алып бар. Һәрчак киләсе эшнең нидән гыйбрәт булуын белерсең.
  13. Һәр атнаңны алдан планлаштырып куй. Яңа эшләр, шөгыльләргә алынырга да онытма.
  14. Кем дә булса сине тикшереп торсын. Бу графиктан читләшмәскә ярдәм итәр.
  15. Башта иң авыр кебек тоелган эшкә тотын. Кызыклырак эшкә алыныр өчен аны тизрәк бетерәсең килер.
  16. “Юк” дип әйтергә өйрән. Үзеңә кирәк булмаган һәм файдасыз эшләргә алынма.
  17. Артык күп эшкә берьюлы тотынма. Исемлек 2-3тән артмасын.
  18. Бер нәрсә дә эшләмичә йөрү продуктивлык өчен шулай ук кирәк. Тик мондый чакларың артык күбәеп китмәсен.
  19. “Ярдәмче”ләрең янда булсын. Блокнот, стикер, төсле ручкалар эшеңне матур һәм җиңел итәр.
  20. Кайбер эшләрне үтәүгә нибары 5 минут вакыт җитә. Хәзер тот та эшлә.
  21. Кайда рәхәт, шунда эшлә. Эш урынын вакыты-вакыты белән алыштырып тору шулай ук файдага.
  22. 10-15 минут дәвамында бернигә дә бүленмичә эшләп кара. Моның өчен таймер куярга мөмкин.
  23. Иртәнге ашың туклыклы булсын. Бу сине көн дәвамында энергия белән тәэмин итәр

 

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев