Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга «У войны не женское лицо...» китабын тапшырдылар

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Бөек Ватан сугышында катнашкан Чаллы хатын-кызларына «У войны не женское лицо...» дигән китап тапшыру тантанасы узды.

Чарада әлеге басмада тормыш тарихы чагылдырылган хатын-кызлар катнашты. «У войны не женское лицо...» китабы «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан социаль-гуманитар проект кысаларында нәшер ителгән. Яр Чаллыда берләшмәне Шәһәр Советы депутаты, университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова җитәкли.  
Проектның максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларга, тыл хезмәтчәннәренә, блокадалы Ленинградта яшәүче хатын-кызларга, концлагерьларның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына хөрмәт һәм рәхмәт белдерү. Проектны республиканың яшьләр һәм иҗтимагый оешмалары, волонтерлар, барлык дәрәҗәдәге депутатлар хуплады. Гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, киләчәк хакына эшләгән ветераннар турында кайгырту күп кешеләрне берләштерде.
Әлеге проект ярдәмендә хатын-кызларның,сугыш ветераннарының, батырлыклары турында истәлекләр һәм тарихи фактлар тупланды. Бу материаллар «У войны не женское лицо...» китабы нигезенә салынган. Бүген сугыш ветераннары студентларга кечкенә чакларында кичерергә туры килгәнЛенинград блокадасы турында сөйләделәр, Ладога күле аша салынган "тормыш юлы" ярдәмендә могҗизалы исән калуларын искә төшерделәр.

Студентлар ветераннарны иҗади номерлары белән сөендерделәр. Бүгенге чара барышында Әлфинур Галиәкбәрова «У войны не женское лицо...» проектында актив катнашучыларга - шәһәр районнары башлыклары урынбасарларына, балалар иҗат йорты һәм тарихи-туган якны өйрәнү музее директорларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер