Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер атна эчендә Чаллы урамнарыннан 54 мең кубометр кар чыгарылган

Чаллыда юлларда кар чистарту эше көчәйтелгән режимда дәвам итә. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә шәһәр юлларыннан 54 мең кубометр кар чыгарылган.

«Гыйнварның 16 көне эчендә бездә айлык явым-төшем нормасы яуды. Бу эш автомобиль юллары предприятиесенә, шәһәрнең идарәче компанияләренә йөкләнгән. Узган атнада шәһәр урамнарын һәм тротуарларны җыештыру эшенә 100 берәмлектән артык кар җыю техникасы, автомобиль юллары предприятиесенең 90нан артык хезмәткәре чыгарылган. Бер атна эчендә 4,5 мең рейс башкарылды, 54 мең кубометр кар чыгарылды, бу алдагы атнадан ике тапкыр артыграк», - дип билгеләп үтте Илья Зуев.

Наил Мәһдиев җаваплы затлардан бу мәсьәләне контрольдә тотуын сорады: «Карның күп яуганлыгы аңлашыла, авыл хуҗалыгы өчен бу киләчәк уңышны формалаштыру өчен яхшы, шәһәр хуҗалыгы өчен бу билгеле бер йөкләнеш, шәһәр бюджетыннан өстәмә финанс ресурслары. Кар чыгару буенча өстәмә транспорт җәлеп итү буенча билгеле бер системалы карар кабул итәргә кирәк. Бу барысына да кагыла: мәдәният йортлары, спорт объектлары, сәламәтлек саклау, мәгариф. Бу эшне игътибар белән оештырыгыз".
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы

2
X