Бер минут эчендә бер миллион югалткан
Яңалыклар тасмасы

Бер минут эчендә бер миллион югалткан

62 яшьлек ир-ат күңелсез хәлгә төшкән.

Чаллының полиция бүлегенә 62 яшьлек ир-ат банк счетыннан бер миллион сум акчасы югалу турында хәбәр иткән. Акчасын кайтаруда ярдәм итүләрен сораган. 

Көн үзәгендә аның мессенджерына үзен банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип билгесез ир-ат шалтырата.

«Акчагызны счеттан алырга теләгәннәр. Кертемне саклап калу өчен телефоныгызга килгән кодны хәбәр итегез», –  дигән. 

Ир-ат артык озак уйлап тормыйча, ул кушканнарны эшләгән. Бер минут узгач аның телефонына счеттан бер миллион сум акчагыз алынган дигән хәбәр килә. 

Урлау маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Сөйләшүләрнең  Волгоград өлкәсе, Краснодар крае, Башкоротостанда теркәлгән телефон номерлары буенча алып барылуы ачыкланган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча футбол югалту мошенниклар

Нет комментариев