Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Беренче мәхәббәтне «кырау сукты»

«Ул сине генә ярата бит!» – дисә дә, бүтән Зөлфия янына бармадым.

Мин 1967-71 елларда Минзәлә педучилищесында белем алдым. Сигезенче сыйныфны гына тәмамлаган малайда кызлар турында уйлау дигән нәрсә юк та юк инде ул. Училищеда бөтенләй икенче мохит. Төрле түгәрәкләр гөрләп эшли. Курс җитәкчебез Васыйл абый Һадиев барыбызны да әнә шуларның берничәсенә тартты. Шигырь язуымны белгәч, шәһәрнең газета редакциясе каршындагы иҗатчылар янына җибәрде. Көллиятебездә бөтен республикага танылган хор да эшли иде. Анда да җырлый башладым. Васыйл абый бию түгәрәгенә дә чакырды. Студент халкының бер минут та буш вакыты калмый иде. Һәрберсенә өстәмә вазифалар да йөкләнде. Гел кызлардан гына диярлек торган көллияттә укысак та,  алар хакында уйларга да вакыт калмый иде.

Кызлар, үзләренә бераз игътибар иттерер өчен, кайбер көннәрдә сумкадан дәфтәрне яки китапны алып китәләр. Аларны эзләп, шәһәрнең бер очыннан икенче очына барырга туры килә. Югары курсларда укучы апалар: «Ооо... кияү килгән!» – дип каршылыйлар. Кызарып-бүртенеп, ык-мык килеп үзеңнең әйберләреңне аласың да кайтып китәсең. 

Төрле җәмәгать эшләрендә, концертларда актив катнашкач, дәрәҗә үсә. Чибәр-чибәр туташлар игътибар итә башлый икән. Безнең көллияттә балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр дә әзерлиләр иде. Менә шул төркемнән берничә кыз миңа ярдәм сорап килделәр. Аларга, дәресләр биргәндә, һәр әйбергә шигырь кирәк икән. Мин бар төр җанварларга, кошларга, агачларга карата шигырьләр язып бирәм. Кызларның Зөлфия исемлесенә ияләшә башладым бит. Тора-бара, өйләренә кадәр озатып та куя башладым. Бер урыс әбидә Флидә исемле кыз белән торалар икән. Минем эчми-тартмый торган егет икәнемне белгәч, әби дә ошатты. Менә шулай йөрәктә беренче мәхәббәт ялкыны дөрләргә тотынды.

Бер елга якын матур гына аралашып, киләчәккә планнар кора башладым. Беркөнне кичкә таба Зөлфияләргә юл тоттым. Уйланып барганда, солдат киемнәрендәге бер егет туктатты. Кулындагы конвертта язылган адресны эзли икән. Карыйм – Зөлфия торган йорт адресы. Язуы да аныкы. Ипләп кенә сораша башладым. Ике ел инде хатлар алышканнар икән. Менә сиңа мә! Сөйләшә-сөйләшә барып җиттек Зөлфияләргә. Әби ишекне ачты. Мин егетне кертеп җибәрдем дә тулай торакка кайтып киттем. Икенче көнне дусты Флидә килеп: «Ул сине генә ярата бит!» – дисә дә, бүтән Зөлфия янына бармадым. Беренче мәхәббәт чәчәкләрен әнә шулай «кырау сукты»...

Зәбир Хәлимов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев