Беренче сыйныфка – электрон чират аша
Яңалыклар тасмасы

Беренче сыйныфка – электрон чират аша

Татарстанда яшәүчеләр өчен 2022 елның апрелендә баланы беренче сыйныфка кабул итү турындагы документларны электрон рәвештә бирү мөмкинлеге булачак. Элек онлайн рәвештә гариза гына биреп булды. Аннары ата-аналар биш эш көнендә мәгариф оешмаларына кирәкле документларны тапшырырга тиеш иде.

Теге яки бу мәктәпкә кабул итүдә укучының өстенлекле хокукы күрсәтеләчәк. Мисал өчен, әгәр баланың өлкән абый-апалары бу мәктәптә укыса яки бала бу мәгариф учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәсе, аның өстенлекле хокуклары бар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәгариф

Нет комментариев