Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Без-игезәкләр» бәйгесенең 9нчы катнашучылары

Футбол яратучы Ринат һәм Ришат Вәлиевларга 18 яшь.

Чаллы татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Ләйсән Нургалиеваның уллары алар. Тулай торакның кечкенә бүлмәсендә гомерләрен башладылар. Аллаһка шөкер, акыллы, тырыш булып үстеләр. 12нче татар мәктәбендә укыдылар. Хәзер һөнәри белем алалар. Аннары армиягә барып, Ватан алдындагы бурычларын үтәргә җыеналар.

Икесе дә спорт белән дус. Кечкенә вакытта бассейнга йөрделәр, хәзер инде футболчылар. «Ләйсәннең уллары бик акыллылар, яхшы укыйлар, вакытларын файдалы итеп үткәрәләр. Әти-әниләренә генә түгел, авылдагы әби-бабаларына да булышалар. Берүк бәхетләре булсын», – ди Татарстанның халык артисты Гөлүсә Җамалиева.

Чыннан да, Ринат белән Ришат – күп балалы гаиләнең терәге. Алар әниләренә Ильвина белән Самираны карарга булышалар. Ильвина беренче сыйныфны тәмамлады, Самирәгә – 1,5 яшь. Шәһәрдә туып-үссәләр дә, егетләр татар телендә сөйләшәләр, театр  яраталар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы